<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><hymn_number>17</hymn_number>
<lyrics>[V1]
 Килдем әле Синең янга
 Башым иеп каршыңа
 Гайсә кабул ит, Сиң, мине,
 Булыйм әле яныңда.

[C1]
   Челтерәп агадыр
   Чишмәләре Ходайның
   Мин дә килеп суын эчтем
   Басылды сусауларым.

[V2]
 Килгәнне кумый Ул Гайсә,
 &quot;Көтәм&quot; - дип хәбәр бирә.
 Дус кына түгел, баласы
 Диеп Ул кабул итә.

[C2]
   Ага бит сулары
   Ходайның тәхетеннән.
   Шушы суны эчкән кеше
   Мәңге сусамас бүтән.

[V3]
 Әйдә килеп татыгыз, сез,
 Нинди ямьле бу тормыш.
 Бу тормышны Гайсә бирә
 Аннан калмаска тырыш.

[V4]
 Сузадыр кулларын
 Басадыр дәваларын
 Тормыш бозган елларның
 Бирәдер яңаларын.</lyrics>
<title>Алла сулары</title>
</song>